'$cleft' AND cleft<'$cright'"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; echo $name; } function encode($in_str, $charset) { $out_str = $in_str; if ($out_str && $charset) { // define start delimimter, end delimiter and spacer $end = "?="; $start = "=?" . $charset . "?B?"; $spacer = $end . "\r\n " . $start; // determine length of encoded text within chunks // and ensure length is even $length = 90- strlen($start) - strlen($end); $length = floor($length/2) * 2; // encode the string and split it into chunks // with spacers after each chunk $out_str = base64_encode($out_str); $out_str = chunk_split($out_str, $length, $spacer); // remove trailing spacer and // add start and end delimiters $spacer = preg_quote($spacer); $out_str = preg_replace("/" . $spacer . "$/", "", $out_str); $out_str = $start . $out_str . $end; } return $out_str; } function strings_isemail($string) { return preg_match('%[-\\.\\w]+@[-\\w]+(?:\\.[-\\w]+)+%', $string); } function strings_clear($string) { $string = trim($string); $string = stripslashes($string); return htmlspecialchars($string, ENT_QUOTES); } function strings_stripstring($text, $wrap, $length) { $text = preg_replace('%(\\S{'.$wrap.'})%', '\\\\1 ', $text); return substr($text, 0, $length); } function sovp($num) { switch($num%10) { case "1": echo""; break; case "2": echo""; break; case "3": echo""; break; case "4": echo""; break; default: echo""; break; } } ?> Ганиева Р.Г.: Формирование методического сообщества специалистов по системе оценки качества образования ::
     
():  
:  
-
: , 19 2024

Ганиева Р.Г.: Формирование методического сообщества специалистов по системе оценки качества образования

<!-- /* Style Definitions */ p.MsoNormal, li.MsoNormal, div.MsoNormal {mso-style-parent:""; margin:0cm; margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:12.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-font-family:"Times New Roman";} @page Section1 {size:612.0pt 792.0pt; margin:2.0cm 42.5pt 2.0cm 3.0cm; mso-header-margin:36.0pt; mso-footer-margin:36.0pt; mso-paper-source:0;} div.Section1 {page:Section1;} -->

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү.

 

Соңгы елларда Россиядә һәм Татарстанда алып барылган реформаларның максаты белем сыйфатын үстерү, мәгарифкә күптарафлы мониторинг булдырудан гыйбарәт.

  Бердәм республика имтиханы- хәзерге белем системасының аерылгысыз өлеше. 2009 елдан “Россия Федерациясенең “Белем бирү турындагы законына үзгәрешләр”гә һәм “Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем бирү турындагы законның бердәм дәүләт имтиханын уздыру өлеше” нигезендә бердәм дәүләт имтиханының штат режимына кертелә. Шуңа бәйле рәвештә укучыларны БРИга әзерләү укытучы өчен мөһим мәсьәлә булып тора.

 

   Татар теленнән имтихан эшен язганда укучыдан:

тел күренешләрен тикшерә һәм төркемли белү;

тел берәмлекләрен төгәл сайлый һәм дөрес файдалана белү;

төрле функциональ стильләргә һәм функциональ –мәгънәви сөйләм төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясый алу;

укучының үз сөйләмен оештыра белүе;

сөйләмен үзлектән тикшерә белүе таләп ителә.

 

     Бердәм республика имтиханы биремнәре, билгеле булганча, күбесенчә тест формасында бирелгән сораулардан тора. Укучы яңа төр формага әзер булып, уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, аның әлеге типтагы биремнәрнең типологиясе һәм структурасы белән таныш булуы һәм тестлар белән мөстәкыйль эшли алуы төп максат булып тора.

     Бердәм республика имтиханы буенча татар теленнән имтихан өчен төзелгән тестлар өч (А,В,С) өлештән тора.

      1 өлештә (“А” тибы) укучыга бирелгән дүрт җаваптан бер дөрес җавапны сайлап алырга мөмкинлек бирелә. Мондый типтагы биремнәрне үтәгәндә, укучы җавапларны бирелгән бланкларга дөрес итеп тутыру.

      Тестларның А өлешендә, укучыларның татар теле фәненнән белемнәрен бәяләү өчен, фонетика, графика, орфография, сүз басымы, логик басым, сөйләмнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше, сүзнең язылышы һәм әйтелеш үзенчәлекләренә караган биремнәр тәкъдим ителә.

      2 өлеш (“В” тибы) биремнәренә укучыдан кыска формада җавап сорала. Бу өлеш биремнәренә җавап татар телендә сүз, сүзтезмә яисә саннар белән тутырыла. Монда да игътибарлык сорала. Әгәр сорауда берничә лексикологик берәмлекне язып алу соралса, җавап- берничә сүздән, бер берәмлек соралса, җавапта бер сүз язылачак.

      3 өлешне (“С” тибы) башкарганда, укучы, текстның эчтәлеген аңлап, язмасында аны тулы, ягъни текстта күтәрелгән проблемаларга, автор әйтергә теләгән фикерләргә, үз мөнәсәбәтен белдереп, һәм автор цитаталарыннан файдаланып, язмасында күрсәтергә тиеш, чөнки А,В өлешләреннән аермалы буларак, бу өлешне фән комиссиясе, ягъни экспертлар тикшерә.Димәк, тестларның А һәм В өлеше укучыны теоретик белемнәр белән баета, белгәннәрен искә төшерергә ярдәм итә, күнекмәләренязма сөйләмдә - С өлешендә гамәли кулланырга әзерли.

       Имтиханга әзерләнгәндә түбәндәге дәреслекләрдән, ярдәмлекләрдән файдаланырга киңәш ителә:

ТР Мәгариф министрлыгы грифы астында чыккан татар мәктәпләре, рус мәктәбенең татар сыйныфлары өчен татар теле дәреслекләре;

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты тарафыннан чыгарылган укыту – методик әсбаплары, кулланмалар;

ФИПИ тарафыннан бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен тәкъдим ителгән кулланмалар.

Миргалимова Г.Д.Татарский язык в системе ЕГЭ:Методическое пособие для подготовки к единому республиканскому экзамену по татарскому языку.-Казань: Алма-Лит, 2005.-98 с.

 

Татар әдәбиятыннан имтихан эшен язганда укучыдан түбәндәгеләр таләп ителә:

- әдәби әсәрләрнең эчтәлегенә, төзелешенә караган төп төшенчәләрне, сыйфатларны (темасын һәм әсәрдә күтәрелгән проблемаларны, сюжет һәм сюжет элементларын, образлар системасын, әдәби алымнарны, тел –сурәтләү чараларын һ.б.) дөрес билгели белү;

- тәкъдим ителгән әсәрнең аерым үзенчәлекләрен башка әсәрләр белән бөйләнештә аңлата белү;

- әсәрнең сюжет-композициясен, анда кулланылган тел сурәтләү чараларын билгеләү һәм белү дәрәҗәсен ачыклау;

- жанр үзенчәлегеннән чыгып, әдәби текстка анализ ясау мөмкинлекләрен билгеләү;

- анализ өчен алынган өзектә күтәрелгән тема –проблемаларны, идеяны күрсәтә белү, геройга характеристика бирү;

- өзекнең әдәби әсәрдәге ролен, вазифасын дәлилли алу;

- әдәби факт һәм күренешләрне чагыштыра белү;

- әсәрдә автор позициясен билгели алу;

-укылган әсәргә карата үз мөнәсәбәтен язма формада белдерү.

 

2007-2008 нче уку елында Ютазы мәктәбеннән 2 укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы бирде. Аларны имтиханга югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафауллина Р.С. әзерләде. Имтихан нәтиҗәләре:

 

Ф.И.

Җыйган баллар

Билге

1

Фаррахова Гульнара Рамилевна

77

“5”

2

Нигматзянова Ләйсән Раушановна

64

“4”

 

Минемчә, укучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханына әзерләгәндә түбәндәгеләр үтәү мөһим:

укучыларны имтиханга системалы рәвештә кечкенә сыйныфлардан ук әзерләргә;

һәрдаим үз өстеңдә эшләргә, белем дәрәҗәсен күтәреп, яңартып торырга;

фән өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булырга;

укучылар белән дәрестән тыш, өстәмә эшләргә, имтихан алдыннан гына түгел, ел дәвамында әзерләнергә;

укучыларда татар телен өйрәнүгә теләк булдырырга һ.б.

:
2006
" -2006"
1 " -2007"


© , :
© , - WebMar.ru
.