имя (логин):  
пароль:  
регистрация
Главная Тесты ЕГЭ Книги Ресурсы Веб-каталог Форум О портале
сегодня: воскресенье, 22 апреля 2018

Динебез турында уйланулар
Динебез турында уйлануларКайбер мисалларны китерәсем килә. Беренчесе – шәригать кануннарына, хәләлгә таянган ислам финанс системасы. Халыкларны талауга, алдауга көйләнгән, “кара көчләр” уйлап чыгарган, миллионнарны бер мизгелдә талаган көнбатыш финанс системасының соңгы кризисы, ислам финанс системасына зыян китерә алмады! Шуңа да бүген ислам банкларын ачарга теләүчеләр бихисап.
Икенче мисал - Бангладештан Нобель премиясе лауреаты Мөхәммәт Юнысның яңа банк-кредит системасын булдыруы. Ул үзенең аз гына акчасы хисабына берничә долларлап авылдашларына кредит өләшә. Алар ул акчага йә берничә тавык, яки эш коралы сатып алып, азмы-күпме акча эшли башлыйлар, аларның өметсез тормышында ниндидер хәрәкәт башлана, күңелләре үсә, әкренләп аякка басалар. Шул гамәл аша миллионлаган Бангладеш халкы бүген төпле икътисад коруга иреште, чөнки бу гамәлнең асылында изге Ислам кануннары ята. Ул банкларны америкалылар да бик кулай тапканнар.
Өченче мисал - төрекләрнең илаһи заты, бүгенге дөньяның иң атаклы философы Фәтхулла Гүлән. Ул үзенең гәмәлләре белән изге Ислам диненең асылы булган бөек гуманизмны, кешелекне алгарышка этәрү бурычларын тормышка ашыра, мөселман өммәтенә якты караш тудыра. Дөньяның күп илләрендә, хәтта алдынгы көнбатышта, Америкада да ачылган, искиткеч югары нәтиҗәләр белән эшләүче меңгә якын төрек лицейларының фәлсәфи нигезен булдырган дөньякүләм бөек шәхес. Тик без генә аларны саклый алмадык, “без булдырмадык”...
подробности

Әгәр бала мәктәпкә барырга теләмәсә
Әгәр бала мәктәпкә барырга теләмәсәБеренче сентябрь җитү һәм мәктәпләрдә дәресләр башлану белән, күп ата-аналар шундый проблема белән очраша – балалары мәктәпкә барырга теләми. Проблема төрле дәрәҗәдә була ала. Баланың уку йортына барасы килмәү теләге хәтта нерв киеренкелегенә һәм депрессиягә кадәр барып җитәргә мөмкин.
Психологлар кисәтә: укучы балаларның ата-аналарына көз көне аеруча сабырлык кирәк. Онытмагыз, һәрбер бала – ул ничә генә яшьтә булмасын - авыр минутларында ата-анасының ярдәменә мохтаҗ. Режимның үзгәрүе, бигрәк тә җәйге ялдан соң, киеренке уку көннәренә кереп китүне барлык бала да җиңел кичерми.
подробности

Самарда татар телен укытуга киртәләр юк
Самарда татар телен укытуга киртәләр юкКөзләр җитү белән татар дөньясы дер селкенеп куя. Сентябрьдә укулар башлана һәм мәктәпле төбәк үзгә бер кичерешләргә ия була. Быел татар телен ничек укытырлар икән дип хафалана.
Миллионлы Самарда “Яктылык” исемле мәктәптә 436 бала белем ала. Яңа уку елында татар телен укыту турында мәктәп мөдире Дания Абдрәхимова белән әңгәмәбез.
подробности

Мөнәҗәт дигән дәва
Мөнәҗәт дигән дәваТатар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул — бәет һәм мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр. Эчтәлекләре ягыннан янәшә яшиләр, ягъни икесе дә «кайгы-хәсрәт» әсәре дип йөртелә. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри. Халык иҗатын өйрәним дип, берәр төр китап битләрен актара башласаң, анда авторлар «мөнәҗәтләрнең чишмә башы дини культурага табынудан тора» дип фаразлый. Мәсәлән, «күп кенә әсәрләрдә аларга дини мотивлар бөтенләй хас булмаса да, строфа ахыры саен «сабырлар бирсәнә Алла», «Шәфәгать кыл, Рәсүлулла» кебек гыйбарәләр кабатланып бара», дигән юлларны укырга була. Заманалар үзгәргән саен мөнәҗәтләр дә үсештә яшәгән, тарихы эволюция дәвам итеп торган.
подробности

Страницы: 1  2  3  4  5  6  7  
Наши награды:
лауреат премии рунета 2006
диплом Фестиваля "Новая Реальность-2006"
лаурет 1 премии "Звёзды Татнета-2007"

Год учителя
Мониторинг

© Программирование, техническое обеспечение: Центр информационных технологий КГУ
© Поддержка сайта, продвижение и реклама в интернете - WebMar.ru
При использовании материалов с сайта гиперссылка обязательна.
наша почта