имя (логин):  
пароль:  
регистрация
Главная Тесты ЕГЭ Книги Ресурсы Веб-каталог Форум О портале
сегодня: четверг, 18 января 2018
Тарих һәм җәмгыять

Татар теле кемгә кирәк?

2011-10-15

Соңгы арада татар яшьләре арасында үз телләрендә сөйләшә белмәүчеләр көннән-көн ешрак очрый башлады. Кемнедер әти-әнисе кечкенә чагында ук өйрәтмәгән, ә кемдер бәләкәй чагында рәхәтләнеп туган телендә сөйләшкән булса да, төрле сәбәпләрдә аны оныткан.

Татар теленең үсеше, киләчәге өчен көрәшүчеләр бүген “яшьләрдә туган телләренә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк”, дип чаң суга. Минемчә, төп мәсьәлә аларның үз туган телләрен яратмаулары, хөрмәт итмәүләрендә түгел. Әгәр яшьләребез татар телен өйрәнергә теләми икән, димәк алар бу телне кирәксенмиләр, ул аларга киләчәктә бернинди дә файда китермәячәк, дип саныйлар. Ә телне кирәксенмәү - аны хөрмәт итмәү, дигән сүз түгел әле ул. Моның шулай икәнлеген исбатлау өчен кечкенә генә сораштыру уздырдым.

Казан кызы Альбина татарча аңлый, әмма сөйләшә алмый. “Нишләп өйрәнергә теләмисең?” дигән сорауга ул: “Мин әти-әниемнең, әби-бабамның туган телен бик хөрмәт итәм, әлбәттә. Саф татарча, матур итеп сөйләшүче яшьтәшләремә көнләшеп карыйм. Тик татар телен өйрәнеп утырырга минем вакытым юк. Бәлки өйрәнер идем дә, ләкин киләчәктә бу тел минем тормышыма берәр уңай йогынты ясар дип уйламыйм”, дип җавап бирде.

Алмаз Мәскәүдә туып үскән. Моннан 3 ел элек Казанга күченеп кайтканнар. Татарчасы бик тә начар, бер сүз дә аңламый диярлек. “Әти-әни белән русча гына сөйләшәбез. Татар мохитеннән читтә яшәгәнгәдер инде, татар телен өйрәнү турында уйланганым булмады. Тик менә ярты ел элек туган телемә карата кызыксынуым көчәйде. Аны өйрәнү турында чынлап торып уйлана башладым. Өйрәнә башлаган идем дә, ташладым. Ник дигәндә, телнең грамматикасы бик авыр, өйрәнү өчен вакыт күп кирәк. Аннары, киләчәктә ул миңа барыбер кирәк булмаячак. Шулай булгач, бу эшкә вакыт әрәм итмәскә булдым. Татар кызына өйләнсәм, балаларымны татар телендә сөйләшә белерлек итеп тәрбияләрмен әле”, дип сөйләде ул.

Чыннан да, татар яшьләре үз телләрен хөрмәт итмиләр, дигән сүз дөреслеккә туры килеп бетми. Татар телен үстерик дисәк, аның халык өчен чыннан да кирәк икәнлеген исбатларга кирәк. Уңай нәтиҗәгә шул чакта гына ирешеп буладыр.

РӘМЗИЯ ЗАКИРОВА, "ИНТЕРТАТ"

Наши награды:
лауреат премии рунета 2006
диплом Фестиваля "Новая Реальность-2006"
лаурет 1 премии "Звёзды Татнета-2007"

Год учителя
Мониторинг

© Программирование, техническое обеспечение: Центр информационных технологий КГУ
© Поддержка сайта, продвижение и реклама в интернете - WebMar.ru
При использовании материалов с сайта гиперссылка обязательна.
наша почта