имя (логин):  
пароль:  
регистрация
Главная Тесты ЕГЭ Книги Ресурсы Веб-каталог Форум О портале
сегодня: четверг, 18 января 2018
Тарих һәм җәмгыять

Мирасны фән генә сакламый...

2011-11-23

Иж-Бубый мәдрәсәсе – дәрәҗәле рухи мирас. Бу мирасның иң зур үзенчәлеге шунда, аны бер төрле генә караш белән өйрәнү дә, күзаллау да мөмкин түгел.

 

Иж-Бубый мәдрәсәсе дигәндә, бер яктан 230 еллык тарихы булган уку йорты үзенең мөгаллимнәре, алар юлын дәвам иткән йөзләгән шәхесләре белән күзаллана. Икенче тарафтан шушы рухи якны тәэмин иткән, матди терәк булган татар сәүдәгәрләре тормышы, кыйбласы күренә. 22 ноябрьдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге уздырган “Иж-Бубый мәдрәсәсе: мәгариф үзәге һәм аның татар халкы тарихын һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше” дип аталган конференция менә шушы ике якны да колачларга омтылды. Мәдрәсәнең рухи мөһимлеге күп сандагы тарихчыларыбыз тарафыннан расланган, тикшерелгән күренеш. Бу темага багышланган кызыклы чыгышлар чарада шактый булды.

 

Ә менә беренче секция эшендә катнашучылар мәдрәсә белән бергә авыл тарихын һәм аның бүгенге язмышын матди яссылыкта күзалладылар. Моңа Әгерҗедән килгән укытучылар, танылган тарихчылар янәшәсендә бүгенге заман эшкуарының утыруы да сәбәпче булды кебек. “Казан май комбинаты -Логистик” компаниясе җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев - Әгерҗе районының “Бубый мирасы” дип аталган иҗтимагый берлеккә нигез салучы эшкуар.

 

Искәндәр Җиһангәрәев җитәкләгән компания меңнән артык сәүдә ноктасында сөт ризыкларын тарату, урнаштыру белән шөгыльләнә. Менә шушы бизнесен алып бару белән бергә Искәндәр Җиһангәрәев Иж-Бубый авылында татар сәүдәгәрләренең иганәчелек эшен дәвам итүчеләрнең берсе булып тора.

 

Әгәр тарихка күз салсак, авылның җире аз, сәүдәгәрләре күп булган. Гадәти татар авылында 15-20 сәүдәгәр исәпләнсә, биредә 150-200 сәүдәгәр яшәгән. Алар арасында чит илләр белән сәүдәгәрлек итүчеләр дә була. Иң данлыклы сәүдәгәр Әхмәтҗан Мөхәммәтҗанов халык теленә Хаҗи бай буларак кереп калган. Шул ук вакытта бу сәүдәгәрләрнең шәхси баю максатын гына алга куймыйча, мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтеп торулары билгеле.

 

Хәзерге көннәрдә бу үрнәк эш дәвам ителәме дип уйлап утырганда, Бубый мәдрәсәсендә укуы белән горурланучы, туган ягы мирасын сакларга омтылучы Искәндәр Җиһангәрәевне тыңлау күңелне үсендереп җибәрде. “Хаҗи байның авылга беренче дөясе кергән чакта, соңгысы шактый вакыттан соң гына күренгән. Аның кәрваны берничә чакрымга сузылган. Хәзер минем яшьтәшләрем арасында елдан-ел иганәчелек эшенә тартылучылар арта. Эшләп тапкан мөлкәтнең бер өлешен зәкат итеп түләүчеләр бар безнең арада. Шәригать буенча белемнәре бик аз. Моңа карамастан ничек тә булса хәзер мәчетләргә ярдәм итәргә тырышалар”, - дип башлады ул чыгышын. Үзе шәхсән авылга ярдәм итү ниятен тормышка ашыру максатыннан берничә ел элек “Бубый мирасы” дип аталган берлекне оештырып җибәргән. Бүгенге көндә аны матди яктан тәэмин итүче Искәндәр булса, җирлектә оешма эшләрен Раиф Гәрәев алып бара.

 

Искәндәр әфәнде мәктәпне төзекләндерүләре хакында әйтте. Бинаны буяганнар, түбәсен яңартканнар. “Бизнес исән булса, Алла боерса, алга таба да ярдәм итәрбез”, - ди ул. Аның иң зур максаты менә шушы мәгариф, сәүдә үзәге булган тарихи авылны тулы бер музей рәвешенә китерү. “Бездән соң киләсе буыннарга авылны музей итеп һәм хәзерге вакытта исән калган тарихи тугызлап йортны саклап тапшырырга иде. Элек алар тагын да күбрәк булганнар. Кызганыч, мәктәп бинасы булып хезмәт иткән Мөхәммәтҗан хаҗиның йортын саклый алмадык. Аллага шөкер, Габдулла Бубый торган йортлар исән. Безгә бу эштә зур ярдәм кирәк, иганәчеләр күбрәк табу мөһим. Минем генә матди көчем җитеп бетми, чөнки бу эш бер-ике миллион сум гына тормый. Ремонтлап бетергәч тарихи биналарны карап торучыларны тәэмин итүне үз өстемә алам дип әйттем инде, Алла боерса. Россиядән, чит илләрдән килүчеләргә кунакханә ясарга да уйлыйбыз. Бубыйлар мирасы белән җирлектә танышырга, аны өйрәнергә теләүчеләргә без әле шартлар да тудырырга тиеш”, - диде Искәндәр әфәнде.

 

Менә шулай, мирасыбыз өчен горурланабыз, әмма аның барлыгын белү белән генә чикләнергә ярамый. Алда күп көч, теләк, гаярьлек сорый торган байлыкны файдалану һәм киләчәк буынга җиткерү мәсьәләсе тора. Бүгенге көн фән эшлеклеләре мирасны уку-укыту эшләрендә файдаланып саклый ала, ә матди ярдәмгә өметне ата-бабалар тарихын санлаучы эшкуарлар уята.

 

Чыганак: http://intertat.ru/tt

Наши награды:
лауреат премии рунета 2006
диплом Фестиваля "Новая Реальность-2006"
лаурет 1 премии "Звёзды Татнета-2007"

Год учителя
Мониторинг

© Программирование, техническое обеспечение: Центр информационных технологий КГУ
© Поддержка сайта, продвижение и реклама в интернете - WebMar.ru
При использовании материалов с сайта гиперссылка обязательна.
наша почта