имя (логин):  
пароль:  
регистрация
Главная Тесты ЕГЭ Книги Ресурсы Веб-каталог Форум О портале
сегодня: четверг, 18 января 2018
Тарих һәм җәмгыять

Татар интернаты башлыгы Рәйхан Галимҗанова: “Татар мәктәбе – милләт киләчәге”

2011-12-03

Агымдагы уку елында Актанышта сәләтле татар балалары өчен гуманитар гимназия интернаты эшли башлады. Интернат татар милләтенең зыялыларын тәрбияләүне төп максат итеп куйган. Бу Татарстан хөкүмәте карары нигезендә ачылды һәм әлегә Татарстанда бердән-бер шундый интернат булып кала. Быел 7-8 сыйныф укучылары кабул ителде.

Татар заманы: Рәйхан апа, Интернат хакында, аның нидән оешып китүен сөйләгез әле.

Рәйхан Галимҗанова: Краснодар краенда Щетинин мәктәбендә булып кайткач, бездә шул мәктәп тибында Интернат ачу идеясы уянды. Щетинин мәктәбендә төрле илләрдән балалар тәрбияләнә. Аларның эш тәҗрибәсе безгә үрнәк булды. Татар милләтенең киләчәген кайгырту уңаеннан, гадәти булмаган уку йорты ачуга этәрде. Безнең район хакимияте башлыгының мәгарифкә яхшы мөнәсәбәте булуы моны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Чыннан да без татар милләтпәрвәрләрен үстерүне, аннан оялмау кебек хисләрне тәрбияләүне максат итәбез.

Тз: Нинди юнәлешләргә өстенлек бирелә?

РГ: Без, гуманитар мәктәп булгач инде, күбрәк телләргә басыйм ясыйбыз. Сәләтле бала чиста татарча, русча һәм инглизчә белергә тиеш. Шулай ук тарихны, бигрәк тә татар тарихын, аның үзенчәлекләрен өйрәтү бурычын куябыз.

Бүгенге яңа меңъеллыкта балаларны тәрбияләгәндә дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Каюм Насыйри күп еллар элек әйтеп калдырган: “Әгәр кеше чит телләрне өйрәнегә тели икән, ул иң элек үз теленең грамматикасын белергә тиеш”. Без шушы принципка таянып эшебезне оештырабыз. Ораторлык, риторика дәресләрен оештырдык.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан класста балалар санын 12дән арттырмаска дигән таләп куелды. Програмда каралганча, сәләтле балаларга индивидуаль эшләү нәтиҗә бирә. Әйтик, язучылар булырга теләгән балалар бар, алар өчен Татарстан язучылар берлегеннән олпат язучыларыбыз мастер-класс бирә. Без даими Казанга татар театрына йөрүне оештырдык, Консерватория белән килештек.

Бездә сәнгатькә һәм спортка зур игътибар бирелә. Шуңа да безнең проект җиңеп чыккандыр да дип саныйм мин.

Тз: Укучы бу мәктәпкә укырга кере өчен нинди сынаулар үтәргә тиеш?

РГ: Укучы гариза белән анкета тутыра, татар, рус һәм инглиз телләреннән тест үтә, 6-7 сыйныфта укыган өлешендә үзеннән портфолияне һәм узган елгы көндәлеген алып килә. Аннан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган комиссия белән без аларны әңгәмә рәвешендә кабул итәбез.

 

Тз: Конкурс булдымы? Әти-әниләр балаларын җибәрергә телиме?

РГ: 70 ләп гаризадан 41 баланы кабул итеп алдык. Без рекламны август ахырында гына башлап җибәрдек. Без яз көне мәктәпләргә чыгып, укучылар белән очрашуны максат итеп куябыз. Чөнки без әгәр шундый зур эш башлап җибәргәнбез икән, теләгән генә түгел, сәләте дә булган балаларны кабул итәргә тиеш булабыз.

Тз: Түләүлеме бу?

РГ: Юк, бу мәсьәләне дәүләт үз җилкәсенә алды.

Тз: Кайсы районнардан, төбәкләрдән балалар укый?

РГ: Самара, Оренбург, Башкортстан һәм үзебезнең республика районнарыннан укучы балалар бар. Калганнары безнең район балалары. Бездә хәтта Таҗикстаннан бер кыз бар. Ул үз татар баласы, хәзер татарча чиста сөйләшә. Бездә татар телен белмәгән кеше юк, әз генә белгәннәре дә тора-бара шомарып бетте. Бездә төрле чаралар татар телендә генә бара. Алардан без татарча гына сөйләшү таләбен куябыз. Рус сүзләрен катыштыруны татарча дип атап булмый.

Тз: Менә Балтачта татарча укытылу бетте, дигән сүзләр китте. Ягъни бу саф татар авылында. Мәгариф өлкәсендә бүген чыннан да татарлыкка каршы антидемократик вәзгыять туды. 309 закон, БДИны рус телендә генә тапшыру… Татар интернаты үз максатын үти алмас, балалар монда аз килер дигән куркыныч янарга мөмкин дигән уй юкмы?

РГ: Мин бу очракта Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов кебек чын татар авылларында үскән, зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләрне мисал итеп китерер идем. Менә Туфан Миңнуллин килде очрашуга, балаларга шулхәтле сокланып китте. Без шундый шәхесләрне үрнәк итеп куябыз.

Төрле киртәләр булырга мөмкин. Әмма безнең куйган максат – ул сәләтле балаларны җәлеп итү. Телне генә сәбәп итү кирәкми. Оештыра белергә кирәк.

Чыганак: http://www.tatartime.com

Наши награды:
лауреат премии рунета 2006
диплом Фестиваля "Новая Реальность-2006"
лаурет 1 премии "Звёзды Татнета-2007"

Год учителя
Мониторинг

© Программирование, техническое обеспечение: Центр информационных технологий КГУ
© Поддержка сайта, продвижение и реклама в интернете - WebMar.ru
При использовании материалов с сайта гиперссылка обязательна.
наша почта